Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәясәтче: Башлангыч тавыш бирү - электоратны тикшерү өчен бик яхшы корал

РФ Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим иткән депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштыруда алдан тавыш бирү нәтиҗәле инструмент булып тора. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына политолог, КФУ яшь галимнәр ассоциациясе Советы әгъзасы Виктор Сидоров сөйләде.

“Партия өчен алдан тавыш бирү — яңа кадрларны рекрутлауның, техник моментларны эшләү, үз электратын тикшерү һәм аны өстәмә мобилизацияләүнең бик яхшы коралы ", — диде Сидоров.

Политолог сүзләренә караганда, быел Дәүләт Думасына көндәшлек дәрәҗәсе бик югары. Моңа статистик мәгълүматлар да, шулай ук үз кандидатураларын күрсәткән элита вәкилләре дә күрсәтә. “Хәзер анда яшь сәясәтчеләр генә түгел, ә бик тәҗрибәле идарәчеләр, район башлыклары һәм башкалар күп", — дип билгеләп үтте спикер.

«Алдан тавыш бирү процедурасы шактый ачык. Интернетта тавыш бирү мөмкинлеге-яңа нәрсә, өстәвенә, хәзер моның өчен барлык техник мөмкинлекләр дә бар», - дип белдерде Сидоров.

Татарстанда алдан тавыш бирү онлайн рәвештә дә, классик оффлайн формада да уза.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда һәм бөтен Россия буенча алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр уза. Республикада Праймериз ачык модель буенча уза: тавыш бирүдә республиканың һәр сайлаучысы катнаша ала. 30 майда республикада 557 хисап участогы ачылачак.

Бүгенге көндә Татарстанда «Бердәм Россия»нең башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен 96 кандидат теркәлгән. Шул ук вакытта теркәлгән барлык кандидатларның яртысы — 40 яшьтән яшьрәкләр. Башлангыч тавыш бирүдә катнашучыларның яртысы партиядә тормый.

Кандидатлар арасында волонтерлар, җәмәгатьчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр бар.

Хисап участокларында эш Роспотребнадзорның ковидка каршы таләпләренә катгый туры китереп оештырылачак. Үз участогыңны pg.er.ru сайтында табарга була, адресыңны (шәһәр, урам һәм йорт номеры) кертеп.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев