Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сыйфат комиссиясе кырда йөри

15 май көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында төзелгән сыйфат комиссиясе "Туган як" һәм "Урта Саба" җәмгыяте, "Тимершык" һәм "Сатыш" филиалы кырларында чәчүлекләрнең сыйфаты белән танышты. Әлеге комиссияләр халык арасында ихтирам казанган, яхшы әзерлеге булган белгеч­ләрдән туплана. Дания Галимуллина - АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре профсоюзларының район комитеты...

15 май көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында төзелгән сыйфат комиссиясе "Туган як" һәм "Урта Саба" җәмгыяте, "Тимершык" һәм "Сатыш" филиалы кырларында чәчүлекләрнең сыйфаты белән танышты. Әлеге комиссияләр халык арасында ихтирам казанган, яхшы әзерлеге булган белгеч­ләрдән туплана. Дания Галимуллина - АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре профсоюзларының район комитеты рәисе, Николай Дмитриев озак еллар районның баш агрономы булып эшләсә, Раиф Шиһабиев күп еллар хуҗалык җитәкчесе вазыйфасында хезмәт куйган. Һәркайсының чәчүлекләргә бәя бирерлек тәҗрибәсе бар. Быелгы составның тагын бер үзенчәлеге - бар нигъмәтне бирүче Аллаһ икәнлеген онытмыйча аксакал Тимербай хәзрәт басуларда дога кылды.

Нурхан Дәүләтов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев