Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табибның бер авыруны кабул итү вакытын билгели торган яңа кагыйдәләр чыкты

Яңа нормативлар нигезендә, табиб-фтизиатр пациентны - 35, йогышлы авырулар табибы һәм гематолог — 20, пульмонолог яки хирург — 26, онколог 23 минут карарга тиеш.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы пациентларны кабул итүнең максималь вакытын билгеләде. Боерык 9 ноябрьдә үз көченә керде. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Документ алты белгечлек буенча табибларның эшен регламентлый. Аның нигезендә, табиб-фтизиатр пациентны - 35, йогышлы авырулар табибы һәм гематолог — 20, пульмонолог яки хирург — 26, онколог 23 минут карарга тиеш.

Профилактик визитлар өчен кабул итү вакыты (фтизиатрларда – 10-20, калган белгечләрдә 30-40 процентка) кими. Шул ук вакытта, документлар тутыру өчен табиблар үзләренең 35-39 процент вакытын сарыф итә ала.

Әлеге саннар йөкләнешне һәм табибларның хезмәтен оештыруда башка кагыйдәләрне исәпләү өчен нигез булырга тиеш. Аларны арттырган өчен штрафка тарту каралмаган.

Фото: Солтан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев