Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Талпаннардан саклану турында 4 сорау

Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәгенең йогышлы авырулар чыганагы бүлеге җитәкчесе Люция Садреева җавап бирә. Талпаннардан кайсы чорда сакланырга кирәк? Апрель аеннан башлап беренче кар төшкәнгә кадәр. Ә агрессия чоры май аена туры килә. Урман бетләре күбесенчә нинди урыннарда булалар? Яфраклы һәм ылыслы агач урманнар, үләнле болыннар, күл, елга буйлары, урман...

Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәгенең йогышлы авырулар чыганагы бүлеге җитәкчесе Люция Садреева җавап бирә.
Талпаннардан кайсы чорда сакланырга кирәк?
Апрель аеннан башлап беренче кар төшкәнгә кадәр. Ә агрессия чоры май аена туры килә.
Урман бетләре күбесенчә нинди урыннарда булалар?
Яфраклы һәм ылыслы агач урманнар, үләнле болыннар, күл, елга буйлары, урман юлларында талпан энцефалиты эләктерү куркынычы зуррак. Талпаннар 1,5 метрдан да югарырак биеклектә яшәмиләр. Урман бете үзенең «корбанын» юл буйларында үсүче чирәмдә көтә.
Алардан ничек сакланырга?
Табигатькә, урманга чыкканда бер тонда, ачык төстә кием кияргә, өс киемен - чалбарга алыштырырга, кунычлы аяк киеме киеп, чалбар балакларын аяк киеменә кыстырырга кирәк. Оеклар резинкалы булырга, кием җиңе тәнгә ябышып торырга тиеш. Өс киеме капюшонлы булса яхшы, чәчләрне җыеп, башка капюшонын кияргә кирәк.
Табигатьтә ял иткәндә үләнгә, агач астына ятмагыз, анда талпаннар күп була. Урманда кунарга уйлагансыз икән, чирәмсезрәк урын яисә коры наратлык сайлагыз. Урманнан кайткач, киемегезне салып, тәнегезне һәм киемнәрегезне әйбәтләп карагыз. Бинага яңа өзелгән чәчәкләр, өс киемнәрен кертмәгез. Анда урман бетләре булырга мөмкин.
Этләрне һәм башка хайваннарны яхшылап тикшерегез. Урманнан кайткач, үзегезне һәм сезнең белән булган кешеләрне, аларның киемнәрен һәр сәгать ярым саен әйбәтләп карагыз. Репеллентлар (бөҗәкләргә каршы төрле кремнар, мазьлар) кулланырга онытмагыз.
Тәнгә талпан кадалган очракта нәрсә эшләргә?
Сырхауханәгә барып алдыру әйбәтрәк. Әгәр дә анда мөрәҗәгать итү мөмкинлегегез юк икән, пинцет белән үзегезгә чыгарыр­га кирәк. Май сөртеп кенә чыгарып булмый. Бетне чыгарганнан соң, пыяла савытка салып, лабораториягә тикшерергә илтсәгез дә була. Бер тәүлек эчендә талпанны тикшерәчәкләр һәм анда энцефалит, боррелиоз вирусы антигены барлыгы-юклыгы ачыкланачак. Әгәр бар икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпан кадалганнан соң, 72 сәгать эчендә прививка ясатсагыз, вакцинаның файдасы булачак.
Татарстанның 26 районы - Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Чистай, Чирмешән, Ютазы, Чаллы талпан энцефалиты буенча эндемик районнар дип санала. Ягъни бу районнарда әлеге чирне йоктыру куркынычы күбрәк.

Шәһри Казан
Эльмира Кәримова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X