Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танылган журналист Тина Канделаки Рөстәм Миңнехановның “Инстаграм”ына күзәтү ясады

Танылган журналист Тина Канделаки Рөстәм Миңнехановның “Инстаграм”ына күзәтү ясады.

“Матч ТВ” каналы генераль продюсеры, танылган журналист Тина Канделаки Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Инстаграм” челтәрен үрнәк итеп күрсәтте. Бу хакта ул бүген “Татнефть-арена”да “Перезагрузка 2.0” бизнес-форумында “Лидерлык” темасына чыгыш ясаганда сөйләде.

“Һәрвакыт кызыклы контент булдырырга кирәк. Чөнки кем кызыклы контент белән эшли, шул ил белән идарә итә”, - диде Канделаки.

Журналист: “Сезгә бер мисал китерәсем килә”, - диде һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Инстаграм”ындагы “Хәерле иртә” картинасын ачты.

“Инде берничә ел дәвамында Рөстәм Нургали улы, әлеге сурәтне пост итеп куеп, татарстанлыларга: “Доброе утро! Хәерле иртә!” дип эндәшә. Рөстәм Нургалиевичка “язылучылар”, шушы фотога карау белән үк, Ирек мәйданын, һава торышын, Президент - эш урынында, димәк, барысы да тәртиптә булуын аңлый”, - диде Канделаки.

Аның сүзләренчә, әлеге сурәт - Президентның уңышлы алымы. “Миңа билгеле булганча, бу – Рөстәм Нургалиевичның үз идеясе. Сезгә дә киңәшем шул: һәрвакыт идея уйлагыз, аны кулланыгыз, беркетегез”, - диде спикер.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев