Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарихчы: Алтын Урданы Татарстан дип тә атаганнар, төп халкы татарлар булган

Илнур Миргалиев әйтүенчә, Алтын Урда татарларының теле хәзерге татар теленә Казан ханлыгы чоры теленә караганда да якынрак.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урданы һәм татар ханлыкларын тикшерү Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев әйтүенчә, Алтын Урданың икенче атамасы Татарстан, ә төп халкы татарлар булган. Бу хакта ул “Татар-информ”га интервьюсында әйтте.

“Абдул-Афар Кырыми (XVIII гасырда яшәгән Кырым ханлыгы тарихчысы - ТИ) мәсәлән, Алтын Урданы бөтенләй “Татарстан”, Бөек Татарстан дәүләте дип әйтә”, - ди тарихчы.

Илнур Миргалиев Алтын Урданың төп халкы “татарлар” дип аталганын әйтте. “Мәсәлән, Алтын Урда, Кырым ханнары ярлыкларында язганда әйтә: “Җитез кебек татар гаскәремне бер җибәрермен”, - ди. Ягъни, үзенең татар икәнлеген күрсәтә. Татар ханы икәнен әйтә. Дәште кыпчык һәм татар”, - диде Илнур Миргалиев.

“Татар” атамасы кулланылмаган диючеләрне ишетергә була, әмма бу – ялгыш фикер, ди тарихчы. “Европадагы латин чыганакларында “татар”, ягъни “тартар” дип язалар, ул шул ук мәгънәдә килә. Рус чыганакларында “татар” сүзе кулланыла, ә “Орда” - дәүләткә карата. Кавказ, Анатолия, Иран, Гарәб илләренең барысында да “татар” сүзе кулланыла”, - ди тарихчы.

Илнур Миргалиев әйтүенчә, Алтын Урданың төп теле татар теле булган һәм ул хәзерге татар теленә Казах ханлыгы теленә караганда да якынрак.

“Алтын Урда ханнарының ярлыклары - рәсми документлар авыррак телдә, әдәби әсәрләрне татарчаны белгән кеше проблемасыз аңлый. Алтын Урда теле Казан ханлыгы теленә караганда татарга тагын да җиңелрәк, чөнки Казан ханлыгында исламлашу көчәя, гарәп, фарсы алынмалары керә. Шуңа күрә Алтын Урда теле татар теленә нык якын дияр идем мин”, - диде галим.
 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев