Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташламалы ипотека кредитларын арттыру турында Хөкүмәт Карары якын арада имзаланачак

Хөкүмәт карары нигезендә, еллык 6,5 процент белән ташламалы ипотека кредиты күләме артачак.

Ташламалы ипотека кредитларын арттыру турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары якын арада имзаланачак. Бу хакта журналистларга Казан Ратушасында Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итте.

Ул Россия Президенты Владимир Путинның кредит бәясен арттыру турында карар кылганын, элек төбәкләргә еллык 6,5 процент ставка белән кредит күләме 3 млн сум, Мәскәү һәм Санкт-Петербург өчен 8 млн сум булганын искәртте.

«Шушы көннәрдә генә РФ Президенты Хөкүмәткә күрсәтмә бирде, Хөкүмәт карары әзер, бүген-иртәгә имзаланачак. Төбәкләргә 6 млн һәм агломерацияләргә (Мәскәү һәм Санкт-Петербургка) 12 млн сум булачак. Бу кешеләргә зуррак фатирлар алу мөмкинлеге туачак дигән сүз», — диде Марат Хөснуллин.

Ул еллык 6,5 процент ставкасы кредитның тулы срогында үз көчендә булуын искәртте. Ай ярым эчендә халыктан 250 мең гариза килеп ирешкән.

 

Еллык 6,5 процент ставка белән ташламалы ипотека программасы апрель азагында старт алган һәм 2020 елның 1 ноябренә кадәр бирелгән кредитлар өчен гамәлдә. Максималь кредит срогы — 30 ел. Программа буенча беренчел кертем 20 процент тәшкил итә, Финанс министрлыгы Хөкүмәткә аны 15 процентка кадәр киметү турында проект керткән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/25-06-2020/tashlamaly-ipoteka-kreditlaryn-arttyru-turynda-h-k-m-t-karary-yakyn-arada-imzalanachak-5752173

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев