Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар галимнәре Габдулла Тукай тәнкыйтьләгән шәхесләргә гадел бәя биргән

Без Тукайны “соңгы инстанциядәге хакыйкать” буларак кабул итәргә күнеккән, ди Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәре Марсель Ибраһимов.

“Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907)” китабында шагыйрьнең тәнкыйтенә дучар булган шәхесләргә объектив бәя бирелгән. Бу хакта Г.Тукай әдәби музеенда шул китапны тәкъдим итү кичәсендә ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязма мирас үзәге фәнни хезмәткәре Марсель Ибраһимов әйтте.
“Без Тукайны “соңгы инстанциядәге хакыйкать” буларак кабул итәргә күнеккән. Ул кемгәдер карата уңай фикердә булса, бу шәхес тә уңай бәяләнде, тискәре фикер әйтеп калдырган икән, ул шәхес тарихка тискәре персонаж буларак кереп калды. Ә без бу китапта Тукай тормышыннан вакыйгаларны фәнни тикшереп, аларга гадел бәя бирергә тырыштык”, – диде ул.
Марсель Ибраһимов Г.Тукайның үз чыгышларында дусты Камил Мотыйгыйның сәяси мәнфәгатьләрен яклавын шуңа мисал итеп китерде.

“Камил Мотыйгый белән Хәлиулла Гаделшин икесе дә Думага сайлауларда катнашкан һәм аппонентлар булган. Камил Мотыйгый үзенең газета-җурналларын корал итеп файдаланган. Габдулла Тукай да, аның дусты буларак, бу ярыштан читтә кала алмаган һәм үз чыгышларында дустының сәяси мәнфәгатьләрен яклаган”, – диде ул.

  • “Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907)” китабында классикның 1907 елга кадәрге тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар урын алган. Әлеге китап өч томлык проектның беренче өлеше булып тора.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев