Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы шахмат буенча онлайн-турнирда катнашырга чакыра

Ярышлар мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына багышланган, ә турнирның икенче раунды бу якшәмбедә, 12 апрельдә 15:00 сәгатьтә башлана.

Якшәмбе, 12 апрельдә, шахмат буенча онлайн-турнирның икенче раунды узачак. Аны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының спорт редакциясе оештыра. Анда бу уенны яратучы һәркем катнаша ала. Ярышлар мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгына багышлана.

Онлайн-ярышлар Lichess мәйданчыгында узачак, турнир өчен сылтама: https://lichess.org/tournament/nd3XPezp Ярышлар Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатьтә башлана.

Турнирда катнашу өчен кушымта куярга һәм теркәлергә кирәк. Ярышларда катнашу бушлай. Кушымтаны компьютер һәм мобиль җайланмаларга (iOS һәм Android) куеп була.

Турнир регламенты: партияләрне уйнау өчен һәр катнашучыга 7 минут вакыт бирелә. Турнир 2 сәгать дәвам итә. Очколар саны һәр уйналган партиядән соң кушымтаның үзендә автомат рәвештә барлыкка килә.

Онлайн-турнирның беренче раундында 38 кеше катнашты, анда Әлмәттән 16 яшьлек шахматчы Тимур Зәкиев җиңде.

Һәр раунд нәтиҗәләре буенча беренче өч урынны алган катнашучыларга «Татар-информ» агентлыгының махсус бүләкләре тапшырылачак. Бүләкләү тантанасы, үз-үзеңне изоляцияләү чоры тәмамлангач, мәгълүмат агентлыгында узачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев