Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар халкы үсеше стратегиясен төзү эшенә Фәүзия Бәйрамова кушылды

"Бәлки, бу безнең соңгы шанстыр дип уйладым", - диде Бәйрамова.

Татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрамова татар халкы үсеше стратегиясен төзү эшендә катнашырга карар кылган. Бу нияте турында ул бүген Чаллыда стратегия уңаеннан фикер алышуда әйтте.

"Мин башта стратегия төзү эшенә кушылмадым, уйнап кына йөриләр дип уйладым. Аннан карыйм - очрашулар башланды, эшлиләр. Бәлки бу безнең соңгы шанстыр дип уйладым. Бәлки, бу соңгы талпынышыр, дидем. Бәлки, шушы стратегия тирәсендә берләшербез дип уйладым", - диде Фәүзия Бәйрамова.

Язучы милли үсеш стратегиясе эскизына татар дәүләтчелеге идеясен кертергә тәкъдим итте. "Дин мәсьәләсе дә җитәрлек дәрәҗәдә куелмаган. Милли рух идеясен дә кертү кирәк, чөнки милли рух ул татар мгарифен дә, тарихын да үз эченә ала", - диде Бәйрамова.

Фәүзия Бәйрамова Татарстан вице-премьеры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка татар халкы үсеше стратегиясен булдыру эшен башлаган өчен рәхмәт әйтте.

"Əгәр татар кешесе милләткә бармак башы хәтле генә булса да файда эшли икән, мин аның аяк астына йөрәгемне куям. Телебез булсын, динебез булсын. Татар бөек халык ул. Иншаллаһ, мәңгелек халык булыр", - дип сүзен йомгаклады Бәйрамова.

  • 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессына Татар халкы үсеш стратегиясен кабул итәргә кушты. Конгресс, белгечләрнең тәкъдимнәрен туплап, стратегиянең эскизын булдырды. Шушы көннәрдә эскиз татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителде. Хәзер Татарстан халкы белән фикер алышу һәм эскизны тулыландыру бара.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу кабул ителәчәк татар халкының стратегиясендә дин мәсьәләсенә дә зур игтибар ясарга кирәк. Чөнки бик күп еллар милләтебезне саклап калуда Ислам динебез зур роль уйнаган. Ана телебезне мәктәпләрдә-мәдрәсәләрдә укытып, анда динебез талаплары буенча ӘХЛӘК, ИМАН дәресләре белән без чын милләтпәрвәр, тәрбияле ТАТАР БАЛАЛАРЫН үстерә алачакбыз.