Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татар кызы-2015” Бөтенроссия конкурсына заявкалар кабул ителә

Март азагында "Татар кызы 2015" Бөтенроссия конкурсына заявкалар кабул ителә башлады. Чибәрлек бәйгесен ТР Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Чиләбе өлкәсе губернаторы администрациясе һәм Чиләбе Хөкүмәте ярдәме белән берлектә, өлкәнең Татарлар конгрессы оештыра. Конкурс милләтара элемтәләрне, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, буыннарны берләштерү һәм традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерүне,...

Март азагында "Татар кызы 2015" Бөтенроссия конкурсына заявкалар кабул ителә башлады.

Чибәрлек бәйгесен ТР Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Чиләбе өлкәсе губернаторы администрациясе һәм Чиләбе Хөкүмәте ярдәме белән берлектә, өлкәнең Татарлар конгрессы оештыра.

Конкурс милләтара элемтәләрне, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, буыннарны берләштерү һәм традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерүне, яшьләрдә аларга карата хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куя.

Конкурсның төп бурычлары исә татар кызларының тышкы матурлыгын гына түгел, ә аларның эчке сыйфатларын: тыйнаклыгын, тугрылыгын,эш сөючәнлеген, элеккеге традицияләргә, татар мәдәниятенә буган мәхәббәтләрен күрсәтү.

Конкурста РФ киңлекләрендә яшәүче 18-30 яшьлек кызлар катнаша ала. Аларның иҗади сәләте, татар мәдәнитяенә һәм теленә кызыксынуы булу − бәйгенең төп шарты.

Конкурска заявкалар 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Моның өчен татар кызының асылын ачып бирә алырдай төрле ракурстагы 3 фотосурәт һәм анкета тутырып (http://congresstatar74.ru сайтында табарга мөмкин) Congresstatar74@gmail.com электрон почтасына яки "ВКонтакте" социаль челтәрендә конкурсның администраторы Гүзәл Мортазинага (http://vk.com/kongresstatar) җибәрергә кирәк, диелә Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы сайтында.

Конкурс 5 этаптан гыйбарәт. Аның беренче этабы заявка җибәрү һәм теркәү итүдән тора.

Икенче этапта катнашучыларны сайлап алу каралган. Әлеге турда катнашучылар үзләре яши торган төбәкләрдә үткәрелә. Сайлап алу турында оештыру взносы кертүчеләр катнаша. Взносны сайлап алу турын уздырган көнне кертү шарт. Әлеге тур кысаларында, катнашучылар үзләрен вокаль, хореографик яктан күрсәтергә, үзләре хакында сөйләргә мөмкин. Традицияләрне белү, татарча чиста сөйләшү, эрудициягә дә игътибар бирелә. Чыгыш 3 минуттан артмаска тиеш.

Өченче турда кызларның интеллектын, спорт ягыннан әзерлеген, аш-суга һәм кул эшләренә осталыгын тикшерәчәкләр. Авыл тормышы белән таныш булу һәм җыр-бию ягыннан да сынау каралган. Катнашучыларны әдәби конкурс та көтә.

Дүртенче турда кызлар әзерлек этабын үтә. Алар белән хореографлар, сәхнәдә йөрү буенча белгечләр, чәчтараш, визажист, стилист, фотограф, актерлык осталыгы, сәхнә теле, татар теле һәм вокал укытучылары шөгыльләнәчәк.

Җиңүчегә таҗ, титул тасмасы, диплом, чәчәкләр һәм төп бүләк тапшырылачак. Башка катнашучыларга да диплом, чәчәкләр, икенче дәрәҗә бүләкләр каралган. Конкурсның бүләкләр фонды иганәчеләр ярдәменнән формалаша, диелә конкурс нигезләмәсендә.

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 15 март көнне "Казан" милли мәдәният үзәгендә конкурсның оештыру комитеты җыелышы булып узган.

Анда ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм аның урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Чиләбе өлкәсе мәдәният министры Алексей Бетехтин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова, шулай ук төбәкара һәм җирле татар автономия җитәкчеләре катнашкан.

Лена Колесникова әлеге конкурс турында тулы мәгълүмат бирде: "Бәйгенең сайлап алу турлары төбәкләрнең үзләрендә узачак, Чиләбегә кызларны без ике тапкыр гына чакырабыз, беренчесе аерым бер бәйгедә сынау өчен, ә икенче тапкыр конкурсның финал өлешендә катнашырга". Ринат Закиров исә конкурсның интеллектуаль өлешен Казанда уздырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. "Халкыбызның тарихи урыннары белән танышу, милли үзаңны тагын да үстерер өчен бәйгедә катнашучы кызлар Казан каласына сәфәр кылса, бик файдалы булыр", - диде БТК БК рәисе.

Утырыш барышында "Татар кызы 2015" конкурсының нигезләмәсенә үзгәреш, төзәтмәләр кертергә кирәклеге буенча да фикерләр әйтелде. Лена Колесникова билгеләп узуынча "Татар кызы 2015" конкурсында җиңүче өчен зәркән осталары тарафыннан җиңүче таҗы махсус ясатылган, аның бәясе 400 мең сумга төшкән.

Волгоград, Самара, Новосибирск, Пенза өлкәләрендә конкурсның Чиләбедә узасы этабы өчен сайлап алу турлары булган да инде.

Оештыручылар әйтүенчә, бәйгенең финал өлеше октябрь аена планлаштырыла.

Искәртеп үтәбез: былтыр шундый ук исемдә - "Татар кызы" I Бөтенроссия татар гүзәллеге конкурс-фестивале уздырылган иде, ләкин ул беркадәр үзгә проект.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев