“Татар кызы” бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча йомгаклау турын онлайн карап булачак
Бәйрәм бүген 18 сәгатьтә башлана. Онлайн-трансляцияне "Татар-информ" агентлыгы оештыра. (Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген, 20 сентябрь көнне, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында "Татар кызы" бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча йомгаклау туры узачак. Әлеге бәйрәмне "Татар-информ" агентлыгы онлайн күрсәтәчәк. Бәйгедә республикабыз районнарыннан һәм шәһәрләреннән 11 кыз көч сынашак, дип хәбәр...
Бәйрәм бүген 18 сәгатьтә башлана. Онлайн-трансляцияне "Татар-информ" агентлыгы оештыра.
(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген, 20 сентябрь көнне, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында "Татар кызы" бәйгесенең Татарстан Республикасы буенча йомгаклау туры узачак. Әлеге бәйрәмне "Татар-информ" агентлыгы онлайн күрсәтәчәк.
Бәйгедә республикабыз районнарыннан һәм шәһәрләреннән 11 кыз көч сынашак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Алар:
1. Инзилә Шәрәфуллина, Апас муниципаль районы;
2. Ләйсән Мусина, Теләче муниципаль районы;
3. Миләүшә Зарипова, Лаеш муниципаль районы;
4. Ильвена Кәримова, Балык Бистәсе муниципаль районы;
5. Гөлназ Әндәрҗанова, Алабуга;
6. Разилә Хәсәншина, Чистай муниципаль районы;
7. Ләйсән Әхмәтҗанова, Зәй муниципаль районы;
8. Гөлназ Хәмитова, Азнакай муниципаль районы;
9. Лиана Антонова, Сарман муниципаль районы;
10. Алия Фәйзуллина, Яр Чаллы;
11. Гөлназ Гатина, Чирмешән муниципаль районы.
Бәйгедә җиңүче Уфада узачак Халыкара "Татар кызы-2017" бәйгесенең финалында катнашачак.
Бүген җиңү яулаячак татар кызына Луиза Фәсхетдинова тарафыннан махсус ясалган, көмеш ука белән чигелгән калфак һәм кыйммәтле бүләк тапшырылачак.
Онлайн-трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/103/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев