Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татар радиосы” җитәкчеләре акча түләп җырдан хит ясап буламы икәнен әйтте

"Татар радиосы" үз хитларыннан торган традицион концерт оештыра.

Татар җыры хит булсын өчен, аны радиостанцияләрдә көне-төне әйләндерү генә җитми, ә аны халык яратып кабул итәргә тиеш. Татар хитлары турындагы сөйләшү “Татар радиосы” хитларыннан торган җанлы концерт уңаеннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үтте.

Матбугат очрашуында катнашучылар - “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре директоры Динә Гәрәева, “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре редакторы Айваз Садыйровлар җырның хит булу-булмавы ротациядән генә тормый дип саный.

“Хитны аны акча гына ясый алмый, - ди Айваз Садыйров. - Әлбәттә, бу бер инструмент. Теләсә кайсы җырны, әгәр дә ул радио-телевидение форматына туры килә икән, халыкка чыгарырга һәм әйләндерергә була - бу профессиональ телдә ротация дип атала. Әмма хәтта зур акчалар түләнгән булса да, бөтен җыр да хит була алмый. Аны халык кабул итәргә мөмкин, итмәскә мөмкин. Кайбер җырны ике яңгырауда кабул итәргә мөмкин, кайсысын көненә биш-алты тапкыр төрле радиостанцияләрдән яңгырап торса да, кабул итмәскә мөмкин. Акча – хит булдыруның төп инструменты түгел. Барыбер халыкка кайтып кала”.

“Без без дәүләтнеке түгел, коммерция радиостанциясе, - дип сүзгә кушылды Динә Гәрәева. - Ротация – без уйлап тапкан әйбер түгел. Акча түләп кенә бөтен җырдан хит ясап булмый. Бөек җырчыларда да хит җырлар өч-дүрт кенә. Яхшы җыр ул хит дигән сүз түгел”.

Айваз Садыйров һәр җырның сәнгать совет аша узуын ассызыклап үтте.

Оештыручылар “Татар радиосы” хитлары концертында утыздан артык җырчы катнаша дип вәгъдә итә. Болар – Зәйнәп Фәрхетдинова, Elvin Grey, Филүс Каһиров, Әнвәр Нургалиев, Асаф Вәлиев, Айдар Галимов, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар. Асаф Вәлиев татар эстрадасында хитлар мисалы буларак, Эх сез, матур кызлар” җырын башкарачак.

  • “Татар радиосы” концерты 27 октябрь көнне “Пирамида” күңел ачу үзәгендә уза. Мондый концерт өченче ел рәттән уздырыла. Алып баручылар -Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыйров белән Рамил Шәрәфиев.

 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X