Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар сәнгате тарихында күрелмәгән хәл: рәссам 82 картинасын халыкка бүләк итә - Р.Шаһиева

әнгать белгечләре Мәдияр Хаҗиевны данлыклы Бакый Урманче, Илдар Зарипов, Әхсән Фәтхетдиновка тиңләде.

Татар рәсем сәнгате тарихында, моңарчы күрелмәгән вакыйга булды. Рәссам Мәдияр Хаҗиев 82 картинасын республикага бүләк итә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сәнгать белгече, Г.Тукай премиясе лауреаты Розалина Шаһиева хәбәр итте.

Бүген “Хәзинә” милли сәнгать галереясында Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиевның “Асылыбызга кайту” дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең тантаналы ачылышында рәссамның Чаллыдагы коллегалары, Казандагы иҗатташлары һәм күп санлы укучылары да катнашты.

 В Хазине открылась выставка художника Мадияра Хажиева

“Мәдияр Хаҗиев милли сәнгать остасы. Мин аны Бакый Урманче, Илдар Зарипов, Әхсән Фәтхетдинов белән генә чагыштыра алам, - ди Розалина Шаһиева. - Ачыктан-ачык милли хисне пропагандалаучы иҗатчы ул. Әмма ул Европа сәнгате белән дә бик яхшы азыкланган, Густав Климт иҗатына якын, ләкин аны кабатламый. Хаҗиев алтын белән эшләүне дә тоя, татар келәмчелеген дә белә. Кыскасы М. Хаҗиев дөньякүләм сәнгатькә чыгарга лаек. Г.Тукай премиясенә лаек. Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев башкалардан кешелекле, киң күңелле һәм юмарт булуы белән аерылып тора. Безнең авылда андый кебекләр турында “ыштансыз”, диләр. Аның тирәсендә һәрвакыт иҗади мохит. Үзенә яшьләрне тарта белә. Иҗаты сәнгатебезнең алтын фондына керергә тиеш. Картиналарын кешеләргә, төрле оешмаларга бүләк итә. Татар сәнгате тарихында күрелмәгән хәл: Татарстанга 82 картинасын бүләк итә. Бүген ачылган күргәзмәсе үзе бер музейлык. Хаҗиев сәнгатькә яңалык алып килде. Аның әсәрләре безгә кислород кебек”.

Татарстан һәм Россия рәссамнары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев тумышы белән Саба районыннан. Күргәзмәгә ачылышына кылкаләм остасының энесе Әнәс ага Хаҗиев та килгән. “Абый кечкенәдән рәсем ясарга ярата иде, - ди Әнәс Хаҗиев. - Таләпчән, тырыш, үҗәт булды, һәр башлаган эшен төгәлли торган иде. Аның картиналарында авылыбыз күренешләре, безгә таныш һәм якын йөзләр. Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителгән сериядә әниебез дә сурәтләнгән. Абый чыннан да бик юмарт кеше. Авылга ул егермедән артык картинасын бүләк итте. Авылда инде туган нигезебез юк, шулай да кайткалыйбыз”.

 В Хазине открылась выставка художника Мадияра Хажиева

Россия рәссамнар берлегенең Чаллыдагы бүлеге җитәкчесе Факил Гайфетдинов та күргәзмә ачылышында Мәдияр аганы талантлы һәм үзенчәлекле иҗатчы буларак бәяләп узды.

“Яшерен-батырын түгел, татарлар күргәзмәләргә йөрергә яратмый, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәдияр Хаҗиев. - Татар күбрәк җырга тартыла. Моның сәбәбе бер - алар мондый сәнгатькә күнекмәгән. Шуңа да безгә балаларны яшьтән тәрбияләргә кирәк. Бүген ачылган күргәзмәдәге картинаның кырыгын Милли сәнгать галереясена калдырам. Чөнки монда туристлар күп йөри, алар татар милләтнең тарихын шушы картиналарда күрергә тиеш. Болгар музеена исә, 42 картинаны тапшырачакмын. Анда дини үзәк кенә түгел, милли тема да киң чагылыш табачак. Киләчәк буыннарга миннән мирас калсын, дигән фикер белән бу адымга барам. Моңарчы да картиналарымны бүләк иткән булды. Минем өчен бу яңалык түгел”.

 В Хазине открылась выставка художника Мадияра Хажиева

Рәссам Мәдияр Хаҗиевның “Татар хатын-кызлары” дип аталган картиналар сериясе быел Гадулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде. “Асылыбызга кайту”күргәзмәсе 16 апрельгә кадәр дәвам эшлиячәк.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев