Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар теленең барлык кагыйдәләре тупланган сайт ачылачак

Бүген пунктуация өлеше әзер, орфография өлешен баету белән шөгыльләнәбез, диде проект җитәкчесе Илдар Әюпов.

26 октябрьдә татар теленең барлык кагыйдәләре бер урында тупланган махсус сайт ачылачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Без видеолар, сайтлар ясау белән шөгыльләнәбез. Инде берничә ел телгә, татар фәненә караган берничә проект булдыру юнәлешендә дә эшләдек, - диде “Теория” студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов. – Минем үземә дә, текст язганда аңлашылмаучанлыклар, “Бу хатамы-юкмы?” дигән икеләнүләр килеп чыкса, еш кына укытучыларга, филологларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Тиз һәм җайлы гына кагыйдәләрне карап ала торган ниндидер бер ресурс кирәк иде. Анда орфография һәм пунктуация кагыйдәләре тупланган булырга тиеш. Кызганычка, андый ресурс юк. 1964-65 елларда кабул ителгән документ бар, әмма ул искергән һәм кулланып булмый. Хәзерге вакытта төрле авторларның орфография һәм пунктуация кагыйдәләре буенча язган хезмәтләре таралып ята, бер урында тупланмаган. Менә шуңа күрә без аны җыярга булдык. Университет галимәсе Эльвира Динмөхәммәтова ярдәмендә әлеге кагыйдәләрне тупладык. Аларның барысы да Дөрес.татар сайтында булачак”, - диде Илдар Әюпов.

“Барлык кагыйдәләр тупланган әлеге сайтның эзләү системасы да бик җайлы. Әйтик, эзләү юлында “сызык” дип язасыз икән, сызык куела торган очракның барлык кагыйдәләре килеп чыга.
Бүген сайтның пунктуация өлеше әзер, орфография өлешен баету белән мәшгульбез,” – диде “Теория” студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов.

  • Дөньякүләм "Татарча диктант" чарасы 27 октябрь көнне була. Башлана 13.00 сәгатьтә.

 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев