Татарстан аграрийларына гектарына 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашламалар җыярга кирәк булачак
Яңалыклар

Татарстан аграрийларына гектарына 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашламалар җыярга кирәк булачак

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышы өчен гектарына 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашлама кертергә тәкъдим итә.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, республикада быел чәчү мәйданы 2,8 млн. га тәшкил итә.

«Бу бер гектарга 16,5 кг гамәлдәге матдә, ягъни фаразга карата 23,5% тәшкил итә. Узган елның 1 гыйнварына 15,2 кг (в.в./га) минераль ашлама тупланган, бу елның шул ук датасына күрсәткеч 1,3 кг күбрәк», – дип ачыклык кертте министр урынбасары.

Агымдагы ел башына иң күп минераль ашлама Зәй муниципаль районында тупланган – 46,6 кг д. в./га (ягъни фаразга карата 66,6%). Шулай ук бу күрсәткеч буенча лидерлар өчлегендә Тәтеш – 44 кг (62,8%) һәм Сарман – 40,1 кг (57,3%) районнар.

» Шунысы игътибарга лаек, бу һәм кайбер башка муниципаль районнарда минераль ашламалар туплау темплары узган сезонга караганда югарырак", – дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов.

Агымдагы елның 1 гыйнварына Түбән Кама районында минераль ашламалар җыю буенча фараз күрсәткече 48,4% ка үтәлгән, Саба районында – 46,6% ка, Кукмара районында – 41,1% ка, Азнакай районында – 40,2% ка (республика буенча уртача күрсәткеч 23,5% ка).

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Әгерҗе, Кама Тамагы, Лаеш, Апас, Яңа Чишмә, Кайбыч, Лениногорск, Питрәч, Алабуга районнарында минераль ашламалар җыюның түбән темплары күзәтелә,анда фараз күрсәткечләре 10% тан да кимрәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2020 елда республикада үсемлекчелек продукциясен җитештерүне 10% ка арттыру бурычы куелган.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев