Юл-транспорт һәлакәте Чиләбе өлкәсендә булган. Татарстаннан юл алган Iveco микроавтобусы һәлакәткә очрый. Гадәттән тыш хәл Чиләбе - Троицк автомобиль юлында, тимер юл кичүе янында килеп чыккан. Бүрәнәләр төягән "КамАЗ" маневр ясаган вакытта, аның тагылма арбасы ава, бүрәнәләре коела һәм микроавтобуска эләгә. Ул вакытта автобуста 10-15 яшьлек 18 бала булган. Бәхеткә,...
Юл-транспорт һәлакәте Чиләбе өлкәсендә булган. Татарстаннан юл алган Iveco микроавтобусы һәлакәткә очрый. Гадәттән тыш хәл Чиләбе - Троицк автомобиль юлында, тимер юл кичүе янында килеп чыккан. Бүрәнәләр төягән "КамАЗ" маневр ясаган вакытта, аның тагылма арбасы ава, бүрәнәләре коела һәм микроавтобуска эләгә.

Ул вакытта автобуста 10-15 яшьлек 18 бала булган. Бәхеткә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Балаларның Казахстанга бадминтон буенча җыеннарга барышы булган.

Беренчел фаразлар буенча, һәлакәт йөк машинасының куркынычсыз тизлекне сакламау аркасында килеп чыккан.



Нет комментариев