Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан башкарма хакимият органнары бурычларын халык алдында ачык формалаштыру башланды

Экспертлар министрлыкларның өстенлекле эш юнәлешләре буенча тәкъдимнәрне ике атна дәвамында җыячак.

Кичә 2021 елга Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру башланды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы  иҗтимагый палатасы.

Ел ахырына кадәр экспертлар халык белән бергә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф һәм фән, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, спорт, яшьләр эшләре министрлыклары эшчәнлекләренең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләячәк", — диелә хәбәрдә.

Экспертлар министрлыкларның өстенлекле эш өлкәләре буенча тәкъдимнәрне 2 атна дәвамында җыячак. Экспертлар арасында үз эшенең чын осталары -  һөнәри, академия берләшмәләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре, хакимият органнары профиле буенча шактый эш тәҗрибәсе һәм казанышлары булган белгечләр.

Кертелгән тәкъдимнәр иҗтимагый советлар утырышларында каралачак һәм дәүләт хезмәтләре порталының «Халыктан сораштырулар» сервисында бер ай дәвамында онлайн-тавыш бирү аша республика халкыннан сораштыру узачак.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәрнең яртысы сайлап алыначак. Һәм шулар иҗтимагый советларның йомгаклау утырышларында киләсе елга министрлыкларның эшенә юнәлеш бирәчәк. Фикер алышуда барлык кызыксынган кеше, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм гражданнар катнаша ала.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев