Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан белгече коронавирустан үлем очракларын арттыра торган сәбәпләрне әйтте

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары сүзләренчә, температурасы озак вакыт дәвамында югары булган кешеләргә табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Коронавирус авыруының катлаулы формада булуы һәм озак вакыт дәвамында табибларга мөрәҗәгать итми тору, яңа коронавирус инфекциясеннән үлү ихтималын арттыра. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә шундый фикерен әйтте.

«Мин субъектив җавап биреп карыйм. Коронавирусның авыр формалары бар. Кайбер кешеләр температурасы озак вакыт дәвамында югары булганда да табибларга мөрәҗәгать итми. Авырулар бу вакытны өйдә уздыра. Аннары пациентны авыр хәлдә хастаханәгә җибәрәбез. Кызганычка, бу пациентлар өчен һәрвакытта да имин тәмамланмый», — диде спикер.

Табибларга мөрәҗәгать итмәү Covid-19 инфекциясеннән үлем очракларына аз дәрәҗәдә йогынты ясый. Нигездә, коронавирус авыр форма узу үлем очракларын арттыра, дип аңлатты белгеч. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X