Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан өчен плей-офф Сабантуй кебек: Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» белән очрашты

Хоккейчылар Татарстан Президентына уенчыларның автографлары белән команда фотоларын бүләк итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХЛның даими чемпионаты тәмамланганнан соң «Ак Барс» хоккей клубы белән традицион очрашу уздырды. Ул республика өчен плей-офф Сабантуй кебек дип саный.

«Барлык татарлар да сезнең өчен җан аталар. Бөтен дөньяга сез үз осталыгыгызны күрсәтәсез. Җиңел булмаячак, әмма без көрәшәчәкбез. Хәтта бата башлаганда да көрәшергә кирәк, аннары тартып чыгарырга була. Шулай да дүрт җиңүгә кадәр уйнарга кирәк», — дип йомгаклады Президент.

Плей-офф алдыннан яхшы традиция бар: без килеп, яхшы уен һәм уңыш телибез, ди Президент. «Безнең команда лаеклы, потенциалы булган команда. Әмма плей-оффта без барыбыз да нульдән башлыйбыз. Көндәш ике тапкыр көчлерәк көрәшәчәк. Безнең потенциал бар, монда шик юк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Команданың баш тренеры Дмитрий Квартальнов республика җитәкчелегенә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул сезонның яхшы һәм кызыклы булуын билгеләп үтте, шуңа да карамастан, плей-оффта катлаулырак булачак.

Ә «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов сүзләренчә, команда лиганың төп трофеена — Гагарин кубогына дәгъва итә.

«Чемпионатта җиңү — зур бәйрәм, шуңа күрә бу бәйрәм булсын өчен барысын да эшләячәкбез», — дип искәртте уенчы.

Шуннан соң ул Рөстәм Миңнехановка барлык уенчыларның автографлары белән команда фотосын тапшырды.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев