Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Covid-19 белән иң аз авыручылар төбәкләр исәбенә керде

Соңгы тәүлек эчендә республикада коронавирус инфекциясенең 69 яңа очрагы ачыкланды.

Татарстан имин Covid-вәзгыятьле Россия төбәкләре арасына керә. Covid-19 диагностикасы башланганнан бирле республикада 9 625 кеше вирус йоктырган, шуларның 69ы узган тәүлектә. Бу хакта РИА Новости Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонинга сылтама белән хәбәр итә.

Аның мәгълүматлары буенча, республикада авыручыларның куркыныч үсеше күзәтелми, хәзер ОРВИ авыруының сезонлы артуы бара, аларга коронавирус та керә.

"Бу үсешне көттек, ул ел саен була, әмма быел аңа ябышып яңа коронавирус инфекциясе дә кушылды", - дип билгеләде белгеч.

Соңгы вакытта авыручыларның тәүлеклек арту темпы 0,7%ка үсте (октябрьдә 0,6%, сентябрьдә - 0,5% ка кадәр), шуларның 14% очрагы симптомсыз уза, 18е - үпкә ялкынсынуы кебек һәм 69% ы - ОРВИ. Ягъни, әлеге нисбәт үзгәрми.

"Киләчәктә барысы да профилактика чараларын үтәвебезгә бәйле булачак. Бу саннар, минем уйлавымча, мөгаен, декабрь уртасына кадәр үзгәрмәячәк, ә анда вәзгыять ничек үсәчәген һәм бүген гамәлдә булган чараларның нәтиҗәсе күренәчәк", - дип аңлатты ул.

Авдонина белдергәнчә, республикада кабул ителгән чаралар нәтиҗәлелекне күрсәтте. Алар сакланса, Татарстанда алга таба да авыруларның куркыныч дәрәҗәдә артуы булмаячак.

Иминлек чараларын үтәүдән тыш, авыру йоктырудан сәламәт яшәү рәвеше, шулай ук иммунитетны күтәрә торган препаратлар кабул итү һәм борынны юдыру ярдәм итәчәк. Республика Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары, шулай ук, эштән ерак түгел яшәүче татарстанлыларга җәмәгать транспортыннан артык файдаланмас өчен җәяү барырга тәкъдим итте.

Коронавирус беркайчан да югалмаячак, дип саный Авдонина, чөнки ул үткен респиратор вируслы инфекцияләр системасына кереп урнашкан. Мөгаен, алга таба ул сезонлы авыру булып калыр.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев