Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Диния нәзарәте Авиатөзелеш районында мәчет төзү турында аңлатма бирде

«Рәхмәтулла» мәчете мәйданында корбан чалу йолалары үткәрелмәячәк, тавыш көчәйткеч җиһазлар кулланылмаячак.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында «Рәхмәтулла» мәчетен төзү белән бәйле вазгыятькә аңлатма бирде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Төрле милләт һәм дин вәкилләре яшәүгә карамастан, Татарстан башкаласында дини-рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен барлык шартлар да тудырыла. Авиатөзелеш районында да ислам динен тотучылар өчен «Рәхмәтулла» мәчете һәм православие динендәгеләр өчен Мәскәү Матронасы һәм Петербург Ксениясе соборы төзелеше өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирелде.

Мондый социаль-рухи объектларның берсе Годовиков һәм Симонов урамнары чатындагы яңа мәчет булачак. Бүгенге көндә Казанның Авиатөзелеш районында биш мәчет эшләп килә һәм алар барысы да Кадыш, Щербаковка, Борисоглебское, Каравай һәм Төньяк бистәләрендә урнашкан. 

Мәчет төзү өчен җир бүлеп бирү турында район халкы 2007 елда ук мөрәҗәгать итә башлый. Казан башкарма комитеты Годовиков һәм Симонов урамнары чатындагы җир кишәрлеген тәкъдим итте. 2011 һәм 2014 елларда мәчет төзү өчен җир кишәрлеге бирү турында карар кабул ителде. 2013 елда мәчет төзелешенә ярдәм йөзеннән, округта яшәүчеләрдән 300дән артык имза җыелды.

Билгеләнгән тәртип буенча мәчет төзелеше мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар узды. Әлеге объектның 62 нче номерлы мәктәп янәшәсендә төзелүенә тискәре фикерен белдергән сүз дөреслеккә туры килми дип табылды. Бу урын 62 нче мәктәбенең карамагында да һәм аның шәхси милкендә дә файдаланылмый. Якындагы балалар бакчасы, мәчет төзү өчен җир бүлеп бирүгә караганда, соңрак төзелгән. 

Булачак мәчетнең күп катлы йортлар арасында һәм белем бирү оешмалары янәшәсендә урнашуын исәпкә алып, «Рәхмәтулла» мәчете корбан чалу йолаларын үткәрмәячәк, намазга чакыру вакытында тавыш көчәйткеч җиһазлар кулланылмаячак. Тирә-юньне төзекләндерү һәм барлык балалар өчен дә ачык булачак уңайлы уен мәйданчыгын ясау планлаштырыла», - диелә Диния нәзәрәте хәбәрендә.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X