Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе кыска вакытлы ялга китте

Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентын инде 20 елдан артык җитәкли.

20 сентябрьдә алдагы срокка яңадан сайланган ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыска вакытлы ялга китте. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елның 30 сентябреннән кыска вакытлы ялда», - диелә хәбәрдә.

Парламент спикерының ялга ничә көнгә китүе хакында хәбәр ителми, әмма аның ялы ике атнадан да артмый диярлек.

  • Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советын 1998 елның маеннан бирле җитәкли. Аңа кадәр ул ТР Хөкүмәте җитәкчесе, ТАССР Югары Советы һәм Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе вазифаларын биләде.
  • 2019 елның 8 сентябрендә Татарстанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. «Бердәм Россия» партиясе, республика парламентында 100 урынның 82сен алып, сайлаучыларның 72,4 процент тавышын җыйды.

Фото: Владимир Васильев/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев