Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан эшкуарларына онлайн реклама белән бушлай ярдәм итәчәкләр

Социаль челтәрләрне алып бару, таргетланган реклама белән эшләү, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен визуаль карарлар булдыру Татарстан икътисад министрлыгына караган Татарстан республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгенә ярдәм итү программасы кысаларында мөмкин булды.

Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес вәкилләре онлайн-киңлектә бизнес алып бару өчен бушлай профессиональ ярдәм алачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программада катнашучыларның һәркайсы 300 мең сумга дәгъва кыла ала. Әлеге сумма кысаларында ул "Яндекс" ка реклама, контекстлы реклама ярдәмендә продуктларны яки товарларны алга этәрү буенча хезмәт ала алачак. Өч биткә кадәр күп битле сайт булдыру  һәм фирма стиленә, промопродукция җитештерүгә нигезләнгән график эшләнмәләр комплексын эшләү һәм башка күп кенә хезмәтләр күрсәтү буенча да ярдәм булаак.

Гариза бирү өчен җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять/ИП җитәкчесе тарафыннан тутырылган һәм имзаланган һәм мөһер белән таныкланган анкета-заявка, шулай ук реклама хезмәтләре пакетын сайлап алуга ризалык кирәк.

Документларны сылтама буенча «Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге документлары» бүлегендә алырга мөмкин. Хезмәт Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы һәм шул ук вакытта кече һәм урта эшкуарлык субъектларына караган эшкуарларга күрсәтелә.

Хезмәт күрсәтүгә гаризалар Казан, Петербург ур., 28 адресы буенча урнашкан «Минем бизнес» үзәге кабул итә. Шулай ук  консультацияне 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев