Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Икътисад министрлыгы Haier корпорациясе президенты лекциясенә чакыра

2015 елда Чжан Жуйминь Thinkers 50 рейтингында 50 иң яхшы дөньякүләм идарәче фикер ияләре арасына керде.

29 августта КФУда Россиядә беренче тапкыр Haier корпорациясе генераль директоры Чжан Жуйминь лекция белән чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Лекция Haier корпорациясе мисалында заманча производство тарафыннан идарә итүнең яңа алымнарын булдыру дигән темага багышлана», - диелә хәбәрдә.

Чжан Жуйминь халыкара менеджмент һәм идарә итү тармагында инновацияләр өлкәсендә күп кенә бүләкләргә лаек булган. «IMD белән идарә итү өлкәсендә фикерләү лидеры», «Азия брендының мәңгелек рухи лидерлыгы өчен премиясе», «Дейл Карнеги лидерлыгы өчен глобаль премия» - әнә шундыйлардан.

2015 елда Чжан Жуйминь Thinkers 50 рейтингында 50 иң яхшы дөньякүләм идарәче фикер ияләре арасына керде.

Бушлай лекциядә катнашу өчен 20 августка кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://made-in-tatarstan.timepad.ru/event/1028379/

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев