Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкы 5Gны файдалануга әзер түгел

Татарстан территориясендә 5G челтәрен колачлау якындагы ике-өч елда планлаштырылмый.

Татарстан халкы әлегә 5G челтәрен куллануга әзер түгел, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгының матбугат хезмәте.

«Иң элек, хәзерге вакытта республикада 5G челтәре юк, дип әйтергә кирәк. Әмма челтәрнең ике төп тест зонасы бар: Иннополис һәм КАМАЗ. Техник яктан Татарстан 5G челтәрен кертүгә әзер, әмма менә халык үзе бу ресурсларны куллануга әзер түгел. Әлегә аларның яңа буын челтәрен бәяләргә мөмкинлекләре юк: 5G сигналын кабул итүче техник чаралар базарга массачыл рәвештә килми. 5G ның зарары турында сөйләшүләрнең техник грамоталылык дәрәҗәсе түбән булган кешеләр тарафыннан таратыла торган ялган яңалыклар булуын билгеләп үтәм. Радиодулкыннар үзләре белән вируслар алып килә яки кеше организмына керә алмыйлар. 4G челтәренең өлешчә диапазоны шундый ук: ул кешеләр сәламәтлегенә йогынты ясамый ", - дип сөйләде «МТС» оешмасының техник директоры, эксперт Виталий Кошелев.

5G челтәрләрен тестлаштыру буенча беренче тәҗрибәләр 2018 елда Казанда һәм Иннополиста үткәрелде.

Бүгенге көндә 5G бар, беренче чиратта, югары технологияләр — Интернет әйберләр, пилотсыз автомобильләр һәм башкалар өчен. Челтәрләрнең коммерцияле таралуы турында сөйләргә иртә, чөнки кулланучылар базары 5G челтәрен массакүләм кабул итүгә әзер түгел әле. Гамәлдәге техник чаралар мондый сигналны кабул итә алмыйлар, дип билгеләп үттеләр ТР саннар министрлыгында.

Татарстан территориясендә 5G челтәрен колачлау якындагы ике-өч елда планлаштырылмый. Хәзерге вакытта барлык эшләр планлаштыру һәм тест стадиясендә, дип ассызыкладылар ведомствода.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев