Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкы ифтарда Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасын тыңлый

Сүз Америкада яшәүче татар композиторының “Тәравих” дип аталган музыкаль әсәре турында бара.

Рамазан аенда һәр кич татар кешесе композитор Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасын тыңлап авызын ача. Азаннан соң Татарстандагы татар телле радиолардан яңгыраган музыканың авторы Америкада яшәүче татар композиторы Мәсгудә Шәмсетдинова булуына Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев игътибарны юнәлтте. “Бу музыканы өнәмәгән имамнар да сүкми. Чөнки ул музыка гына түгел, иң кирәкле вакытта яңгырарга тиешле гаҗәеп бер аваз. Андый музыка автор өчен нинди зур саваптыр, - ди ул. – Мәшһүр композитор шундый булырга тиештер”.

Сүз Мәсгудә Шәмсетдинованың “Тәравих” дип аталган музыкаль әсәре турында бара. Композитор әйтүенчә, ул беренче тапкыр аның “Адәм балалары” исемле әсәрендә Швециядә яңгыраган, икенче тапкыр Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарафыннан “Рамазан” исемле дини күренештә башкарылган. Композитор һәм либертто авторы – Мәсгудә Шәмсетдинова. Композитор көйне "Адәм балалары"исемле хор һәм флейталар өчен язылган әсәренә дә керткән, шулай ук Болгарда ислам дине кабул ителүнең 1100 тулуына багышланган "Мәһди" әсәрендә дә башкарылган.

“Миңа бу көйдә күк капусы ачылуын тасвирлаганмындыр кебек тоела. Аны кечкенә чакта күрдем дә кебек. Күк капусы ачылганда барлык тою чыганаклары бербөтенләшә - ис, төс, тәм, күрү, ишетү... Эмоциональ яктан, бала чакта һәр көн күк капусы ачылуга тиң. Бездә ул хис саклана, ләкин дөнья мәшакатьләре белән тирәнтен күмелә. Без туксанынчы елларда Татарстанга азатлык дип хыялланганда, эмоциональ бикләр шартлады, көн дә күк капусы ачылгандай булды. Менә шул вакытта татарның дини мотивлары тәэсире астында барлыкка килгән көй бу”, - диде Америкада яшәүче Мәсгудә Шәмсетдинова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Радиоларда яңгыраган бу музыканың авторы күрсәтелми.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X