Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан халкын “Бал муллыгы” фестиваль-ярминкәсенә чакыралар

Теләге булган һәркем балдан һәм алмадан үзе ясаган ризыкларны алып килә ала.

10 августта Алексеевск шәһәр тибындагы поселыгының Воскресенский Храмы мәйданында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырыла торган Бөтенроссия Бал муллыгы” фестиваль-ярминкәсе була. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чараны “Татарстан умартачылар” төбәк иҗтимагый оешмасы, "ПЧЕЛИЧ" тәэмин итү-сату, эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы һәм Алексеевск муниципаль районы администрациясе оештыра.

Фестивальнең эшлекле программасы кысаларында республика умартачылары өчен семинар була. Аның төп максаты - умартачылар һәм умарталарны өйрәнүчеләр белән аралашу, инновацияләр белән танышу, җыелган проблемалардан хәл итү юлларын эзләү.

Чарада катнашучыларны бал продукциясе ярминкә-күргәзмәсе көтә, умартачылар умартачылык өчен кирәкле яңа инвентарь белән таныша ала, «Контроль сатып алу» принцибы буенча балдан, чәйдән авыз итеп булачак, шулай ук «Иң яхшы умартачы» исеменә команда конкурслары узачак һәм концерт программасы эзерләнә. Чарада катнашырга теләгән һәркем балдан һәм алмадан үз продукциясен алып килә ала.

Балалар өчен кече Сабан туе һәм бал темасына рәсемнәр конкурсы оештырыла. Чарада катнашу бушлай.  

Фото: Салават Камалетдинов/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев