Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан хөкүмәте Казанда метро төзелеше өчен 3 млрд сум акча бүлеп бирде

Татарстан хөкүмәте өч ел эчендә Казанда метрополитен төзелешенә 3 млрд сум акча бүлеп бирергә җыена. 2019 елга һәм 2020-2021 елларга планлаштырылган республика бюджетында шундый сумма каралган.

Казан метрополитенының берече тармагының соңгы, унберенче станциясе «Имәнлек»не август аенда ачтылар. «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләре арасы төзелеше 5,2 млрд сумга төште.
Гыйнвар аенда икенче тармакта әзерлек эшләре башланды. Беренче дүрт станцияне — «Юлиус Фучик проспекты», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров урамы» — линиягә бәйсез рәвештә җибәрергә җыеналар. Метро төзелешенә 1 млрд сумны швед компаниясе  IKEA инвестицияләячәк: аның «Мега» сәүдә үзәге Сахаров урамында урнашкан.

Киләчәктә «Имәнлек» станциясендә беренче линиядән икенчесенә күчеп утыру мөмкин булыр дип нияләнә.

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X