Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан кибетләрендә алкоголь сату вакыты үзгәрә

Татарстан кибетләрендә алкоголь эчемлекләрне иртәнге сигездән төнге унбергә кадәр сатарга рөхсәт итәчәкләр.

Татарстан кибетләрендә алкоголь эчемлекләрне иртәнге 8.00 дән төнге 23.00 сәгатькә кадәр сатарга рөхсәт итәчәкләр.

Бу закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. «Закон проекты, чит илләрнең санкцияләре аркасында хәзерге икътисади вазгыять шартларында алкоголь продукциясе җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрлек субъектларына ярдәм максатыннан эшләнгән», — диде Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин.

Депутат алкоголь сату вакытын чикләү Россиянең 37 субъектында кертелгәнен, әмма соңгы вакытта кайбер төбәкләрдә бу чикләүләрне гамәлдән чыгарганнарын әйтте. Лотфулла Шәфигуллин Татарстанда исерткеч эчемлекләр сату кичке 22.00дан иртәнге 10.00га кадәр тыелып торганын искәртте. Федераль дәрәҗәдә исә бу чикләү төнге 23.00тән иртәнге 8.00гә кадәр.

«Татарстанда чикләү өч сәгатькә артык. Бу чик буе сәүдә нокталарында сату күләменә йогынты ясый, чөнки Татарстан белән чиктәш булган Башкортстанда, Чувашстанда, Киров һәм Самара өлкәләрендә федераль параметрлар гамәлдә», — дип белдерде Лотфулла Шәфигуллин.

Депутат Олег Коробченко закон проектына каршы чыгыш ясады. «Өч-дүрт ел элек бу законны авырлык белән керткән идек. Берни үзгәрми. Билгеле, мин эшмәкәрләрнең кереме яклы, ләкин без үзебез нәрсәдер сатып алырга этәрәбез булып чыга. Мин үзем үк ул законнан беренче зыян күрүче булганмындыр әле, бәлки. Иртән ауга, балыкка барганда, кибеткә кергән идек — берни ала алмадык. Аңа карап бер куркыныч нәрсә булмады», — диде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин закон проектын хуплады. Ул алкоголь сатуны өч сәгатькә артыграк чикләүдән республика бюджетының көчле алкоголь буенча акцизларыннан кереме 560 млн сумга кимрәк булуын искәртте.

«Эчәсе килгән кеше җаен таба ул. Халык белән эшне көчәйтү кирәк. Чикләсәк, барыбер запаска алып куячаклар», — дип саный парламент рәисе.

«Авылларда төрле продукция барлыкка килгәндер дип фаразлыйм. Күпме генә күләмдә булмасын, кеше эчмәслек юлын табарга кирәк. Тыю, чикләү, ябу гына коткармады, ул алкогольне азрак куллануга китермәде», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 

Фото: Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев