Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан китап нәшрияты аралашу тренингына 6-7 яшьлек балаларны чакыра.

Татарстан китап нәшрияты 12 декабрь көнне сәгать 12 дә "Сәлам!" дип аталган аралашу тренингына 6-7 яшьлек балаларны чакыра.

Тренинг - кемнәргә файдалы булыр?

Беренчедән, оялчан һәм ачылып китә алмый торган балаларга. Икенчедән, ТВ, компьютер һәм планшет алдында "тамыр җибәргән" балаларга. Өченчедән, башта эшләп, аннары гына уйлый торган гиперактивларга. Аралашуда бернинди кыенлыклар кичерми торган балаларга исә тренинг яңа дуслар табарга һәм үзең турында күбрәк белергә ярдәм итәр.

Һәрбер катнашучыны Татарстан китап нәшриятының бүләге көтә.

Тренинг Бауман урамы, 29/11 адресы буенча, "Нур-маркет" сәүдә үзәгендәге китап нәшриятының фирма кибетендә узачак.

Теләге булганнар алмаш аяк киеме алып килә ала. Балалар аралашканда (якынча бер сәгать) әти-әниләр китап кибетен карый, яки Бауман урамын әйләнеп керә ала (Балаларны тапшырганда анкета тутыру өчен шәхесне ачыклаучы таныклык кирәк булачак).

Урыннар саны чикле! Алдан язылу өчен телефон:

(843)519-45-38, +7 927 4285433, эл.адрес: tki@tatkniga.ru

http://belem.ru/node/6091

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев