Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан кызы “Таврида-АРТ” фестивалендә 390 мең сум грант откан

Камилә Шәмсетдинова Россиядәге беренче иҗат берләшмәләре фестивалендә “Игелек тудырып” социаль-хәйрия проектын тәкъдим иткән.

Татарстаннан Камилә Шәмсетдинова “Таврида-АРТ” фестивалендә “Игелек тудырып” социаль-хәйрия проекты белән 390 мең сум грант откан. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте. Россиядә беренче иҗат берләшмәләре фестивале 23-25 августта Крым Республикасының Судак шәһәрендә үтте.

“Фестивальдә катнашучылар өчен төрле идея һәм проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән аерым грант конкурсы булды. Татарстаннан берничә проект грант отты, шул исәптән минем “Игелек тудырып” проектыма 390 мең сум бирелде.Социаль-хәйрия проект сентябрьдән тормышка ашырыла башлаячак”, - дип сөйләде Камилә Шәмсетдинова.

Фестивальдә катнашучы әйтүенчә, “Таврида” – идеяләрне тормышка ашыру өчен идеаль мәйданчык. Биредә күп санлы экспертлар эшли, алар һәркемнең теләсә нинди идеясенә ярдәм итәргә әзер. Идея нибары дөрес рәсмиләштерелергә генә тиеш. “Моннан тыш, фестивальдәге бик күп фикердәшләр дә сиңа ярдәм итәргә әзер”, - дип уртаклашты Камилә.

Фестивальдә чакырылган артистлар, йолдызлар бик күп булган. “Программа бөтенләй төрле иде. Фестивальдә һәр теләгән кеше күңеленә ятышлы шөгыль таба, музыка тыңлый, бии, яраткан башкаручысын күрә алды. “Таврида” – ул һәркайсын берләштерә һәм һәркайсына яраклаша торган урын. Фестивальдә активлык бик күп иде. Анда бернинди дә чикләүләр юк: ошаган җиреңә барасың, ошаган нәрсәңне аласың”, - дип бәяләде.

  • “Таврида-АРТ” – Россиядә беренче иҗат берләшмәләре фестивале. Быел фестиваль бер мәйданда Россиянең 85 төбәгеннән 4500 яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклесен җыйган. Фестиваль кастинглар өчен илдә иң зур мәйданчыкларның берсе: фестивальдә беренче тапкыр танылган башкаручылар фестивальнең яшь катнашучылары белән коллаборацияләр булдыра.
  • Төп программа көннәрендә (23-25 август) “Таврида” беренче тапкыр үзенең ишекләрен сәнгатькә битараф булмаган барлык кешеләр өчен ачкан, төп сәхнәдә Россиянең әйдәп барган артистлары чыгыш ясаган. Бу көннәрдә мәйданчык фестивальләр фестиваленә әверелгән, һәм 30000 кеше әлеге масштаблы вакыйганы тамаша кылган.
  • Камилә Шәмсетдинованың “Игелек тудырып” проекты – хәйрия иҗади проект. 15-17 яшьлек бер төркем кыз һәм егет, танылган шәхесләрне, иҗтимагый оешмаларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итеп, профориентация аша ярдәм күрсәтә.

Фото: tatar-congress.org

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев