Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан мөфтие Казанда "Җомга" мәчетен төзергә хәер-фатиха бирде

Бүгенге көндә Казанда алтмыштан артык мәчеттә җомга намазы укыла. Республика буенча мең ярым тирәсе мәхәллә теркәлгән.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан шәһәрендә сафка басачак «Җомга» мәчетен төзү эшләрен кайгыртып йөргән төркем белән очрашты һәм гыйбадәт йортының эскиз проектын хуплады. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда «Өмет йолдызы» хәйрия фонды президенты Миңнегол Сафин һәм төзеләчәк мәчетнең имамы Равил хәзрәт Вәлиев проект турында сөйләделәр, аның микрорайон халкына зур бүләк булачагын әйттеләр. Хәзерге вакытта мәчетне сафка бастырачак төзелеш компаниясе сайлап алынган.

Шунысын да искәртик: бүгенге көндә Казанда алтмыштан артык мәчеттә җомга намазы укыла. Республика буенча мең ярым тирәсе мәхәллә теркәлгән.  

Фото: http://dumrt.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев