Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре» көне узачак

15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан тантаналы чара оештырыла.

15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан Татарстан Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре» көне билгеләп үтелә. Бу хакта Милли музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көндезге 12.00 сәгатьтә легендар шагыйрь тарафыннан фашист тоткынлыгында язылган «Моабит дәфтәрләре» Милли музей фондларыннан тантаналы төстә алып чыгыла. М.Җәлилнең могҗизалы төстә сакланып, безгә килеп ирешкән Берлинның «Моабит» төрмәсендә иҗат ителгән шигырь кулъязмалары - музейның иң кыйммәтле экспонатларыннан берсе. Елга бер тапкыр - 15 февральдә Казан халкы һәм кунакларының уникаль тарихи шигырьләрне күрү мөмкинлеге бар.

Быел «Моабит дәфтәрләре»н тантаналы алып чыгу Татарстандагы Гомумроссия халык фронтының Төбәк штабы рәистәше, «Ватан берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы рәисе Александр Юрьевич Коноплевка бирелә.

Традиция буенча, тантана вакытында М.Җәлилнең «Җәлил укулары» халыкара шигырь укучылар әдәби конкурсында җиңүчеләр башкаруында М Җәлилнең шигырьләре дөньяның төрле телләрендә яңгыраячак. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Язучылар берлеге оештыра.

Чара кысаларында беренче тапкыр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы совет һәм немец ату коралын күрсәтү буенча реконструктор дәресе узачак. Көн дәвамында музейда «Һәлак булганда да герой үлми» һәм «М.Җәлил. Батырлык гасырларда кала» күргәзмәләре эшләячәк. Экспозицияләрдә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыклары һәм язмышлары белән бәйле музейда җыелган реликвияләр тәкъдим ителәчәк.

Чарада катнашырга теләге булган һәркем музейга килә ала. Чарага керү ирекле.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев