Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен үстерү буенча креатив идеяләре булган яшь кадрларга ярдәм итәргә теләк белдерә

«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен үстерү буенча креатив идеяләре булган квалификацияле яшь кадрларга ярдәм итәргә теләк белдерә, шуңа күрә Халыкара авыл яшьләре конгрессын Казанда үткәрү идеясен бик теләп хупладык. Әлеге мәйданчык авыл яшьләре хәрәкәтен һәм авыл территорияләре киңлеген үстерү мәсьәләләре буенча чит илләр хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмашырга ярдәм итәчәк», - дип, хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов.

Чарада  шулай  ук  “Татарстан  Республикасы Аграр  яшьләр  берләшмәсе” ТИО (РОО)   Диләрә Шувалова һәм  Татарстан  Республикасы яшьләр  эшләре  буенча  министр  урынбасары    Ринат Садыйков катнашты.

Матбугат конференциясенең  төп  темасы  быел  беренче  мәртәбә  Казанда  Халыкара  авыл  яшьләре  конгрессын    уздыру   булды.     25 илдән  37 чит  ил  делегаты  заявкалар  бирделәр  инде.  Аерым алганда,  болар   БДБ илләреннән, Германия, Мисыр, Конго, Индия, Испания, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк  Македония,   Төньяк Ирландия, Сербияи, Сенегал, Словения, Төркия  һәм Эстониядән.  Конгресста    25 халыкара һәм 20дән артык  федераль  спикерлар  катнаша.   

Марсель Мәхмутов билгеләп  үткәнчә,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының республика Аграр  яшьләр  берләшмәсе  белән  тыгыз  хезмәттәшлеге  нәтиҗәсендә  авылда тормыш  рәвешен   яхшырту   буенча  социаль проектларны  гамәлгә ашыру  белән  бергә  түбәндәге уртак  чаралар да  башкарыла:  авыл  җирлекләренә  мәгълүмати-консультатив бригадалар чыгып йөри,  яңа  эш  башлаучы  эшкуарлар  өчен  мәгариф  программалары  эшләнә,  җирле  үзидарә  органнары белән   проектлы идарә итүгә  өйрәтү оештырыла, шулар  аркасында  без  авыл  яшьләрен  илкүләм  проектларны  һәм  дәүләт  программаларын   гамәлгә ашыруга  җәлеп  итә  алабыз. 

Министр урынбасары  шулай  ук  2019 елның  31  маенда  Россия Федерациясе  Хөкүмәте тарафыннан  "2020-2025 елларга  авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү"  дәүләт программасы  раслануы һәм     аның  үтәлеше  өчен  җаваплы  итеп  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының беркетелүе  турында  билгеләп  үтте.   Әлеге    проект  авыл  кешеләре  өчен  яңа  мөмкинлекләр  ача,  шул исәптән   авылда  яшь кешегә үзен  күрсәтү  өчен дә,    болар  арасында  авылда  социаль  ипотека, фермерлар өчен   грант программалары, югары  уку  йортларында  максатчан укытуны  тәэмин  итү  өчен  предприятиеләргә  субсидияләр  бирү кебек  дәүләт ярдәменең  яңа  төрләре бар,  шулай  ук   авыл халкы инициативаларына  ярдәм  итү  дә  каралган.    

Конгрессның  профильле  мәйданчыклар  буенча  «Авылда яшьләр  эшкуарлыгы» һәм  «Мәдәният, тәңгәллекне  саклау һәм авыл  туризмы» уку программасы катнашучыларга  бу  өлкәләрдә  үз  компетенцияләрен арттырырга, шул  ук  вакытта  бу  белемнәрне  соңыннан  безнең  грант  конкурсларында  катнашканда  кулланырга  ярдәм  итәчәк.    Әлбәттә инде,    Конгресс  делегатларының  авылда  яшьләрне калдыру  һәм  яшьләрнең  үз-үзләрен  күрсәтүләре  өчен  шартлар  булдыру    буенча  тәҗрибәсен алмашу    безнең  территорияләрдә  иң  уңышлы  кейсларны  ачыкларга  һәм кулланырга  ярдәм  итәчәк.    Ә проектлы  идарә  итү  буенча  алган  күнекмәләр   муниципаль районнар  вәкилләренә  авыл  халкы  инициативалары проектларын эшләргә һәм аларны  гамәлгә ашыру өчен   «Авыл  территорияләрен  комплекслы үстерү» илкүләм  проекты  кысаларында  федераль  акчалар  алырга  ярдәм  итәчәк.  

Конгресста      Россия  субъектларыннан һәм  дөньяның  башка илләреннән      200дән артык  вәкил  катнаша.  Катнашу өчен  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге  яшьләр:    авыл  яшьләре  белән    эшләүче  иҗтимагый  оешмалар  вәкилләре,    авылда  эшчәнлек  алып  баручы  яшь   эшкуарлар, агросәнәгать комплексы  хезмәткәрләре, авыл  территорияләренең җирле  үзидарә  органнары  вәкилләре (авыл җирлекләре  башлыклары, яшь депутатлар)   чакырыла.    

 Конгресста  катнашучылар    2020  елның  15 гыйнварына  кадәр сылтама буенча  теркәлә  алалар.      

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев