Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе эшен көчәйтә

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча, юл-транспорт һәлакәтләре, аларда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны арту сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчә.

2020 елның 25 көнендә генә дә республика юлларында 32 кеше һәлак булды.
Юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре - җәяүлеләрне бәрдерү, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу һәм каплану.

Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм һәлакәтләрне киметү максатларында республиканың автомобиль юлларында постлар арттырылачак, шәһәр һәм районнарда өстәмә рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар узачак.

Авыр нәтиҗәләр белән юл-транспорт һәлакәтенә китерә торган, идарә итү хокукы булмаган, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм куркынычсызлык каешын игътибарсыз калдыру кебек кагыйдә бозуларга аерым басым ясалачак, шулай ук, яктылык кайтаргыч элементларны куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән өстәмә профилактик чаралар уздырылачак. Моннан тыш, юлларда баланс тотучылар белән берлектә инженерлык чараларын эшләү һәм гамәлгә кертү максатыннан өстәмә рәвештә тикшеренүләр үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди.

Фото: instagram.com/saby_police

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев