Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында кайнар туклану оештыру мәсьәләләре буенча «Кайнар линия»

27 ноябрьдә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында мәктәпләрдә балаларны ашатуны оештыру өлкәсендәге проблемалы сорауларга оператив җавап бирү максатларында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында кайнар туклануны оештыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны эше планлаштырылган.

Сораулар, тема буенча тәкъдимнәрне 8(843) 236-61-49, 236-61-24, 236-61-26 телефоннары буенча бирергә мөмкин булачак.

“Кайнар линия” телефоны эше барышында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе, җирле үзидарә органнары белән берлектә эшкә алыначак.

Фото: Денис Гордийко/kzn.ru

Чыганак: rtdety.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X