Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы көне белән райондашлар!

Бүген Татарстан Республикасы көне – бөтенхалык, гомуммилләт бәйрәме.

       Республика көне – ул Татарстандагы төрле диндәге, 170тән артык милләт вәкилләрен берләштергән олы бәйрәм. Бүгенге көндә безнең Россия һәм дөнья күләмендә горурланырлык уңышларыбыз, ирешелгән югары күрсәткечләребез, талантлы шәхесләребез, үзенчәлекле толерант йөзебез бар. Без заман белән бергә атлыйбыз. Дөньякүләм глобальләшү шартларында милли гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны һәм телебезне саклап калу мәсьәләләрендә дә кулыбыздан килгәнчә тырышабыз. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең  башкалабыз Казанны, республикабызны рухи һәм тарихи ватан итеп танулары аеруча да шатландыра. Без кайда гына яшәсәк тә, безне бер үк максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Татарстаныбыз чәчәк атуы өчен тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев