Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасында «Яшел түтәл» бакчачылар клубының икенче сезоны ачылды

2019 елның 21 ноябрендә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы каршында эшләүче «Яшел түтәл» бакчачылар клубының икенче сезоны ачылышы булды.

«Яшел түтәл» клубы – һәвәскәр бакчачыларның аралашу мәйданы. Биредә һәркем өчен үз казанышлары белән уртаклашу, яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларының яңа сортларын файдаланып карау, шулай ук яңа белемнәр алу мөмкинлеге тудырыла.

Хәзерге вакытта республикада барысы 1000 бакчачылык җәмгыяте исәпләнә, биш-алты сутый җирдән куркынычсыз үз уңышын үстетергә теләүчеләр ел саен арта бара. Шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимешләрне биологик саклау ысулы белән кызыксынучылар да гаять күп. Боларның барысы да эшнең алга таба дәвам итүенә этәргеч булып тора.

Клубның алыштыргысыз кураторы Любовь Николаевна килүчеләрне үсемлекләрне саклау тарихы һәм «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы эшчәнлеге турында сөйләде. Филиал хезмәткәрләре белән таныштырды һәм шәхси хуҗалыкларга күрсәтелүче хезмәтләр (үсемлекләрне саклау буенча киңәшләр бирү, бәрәңге бүлбесенә анализ уздыру, патогеннар булу-булмау буенча җиргә микробиологик анализ үткәрү, азык-төлекнең куркынычсызлыгын һәм ГМО булу-булмавын тикшерү), филиалда җитештерелүче үсемлекләрне биологик саклау чаралары һәм аларның эш механизмы белән таныштырды.

Технология-аналитика лабораториясе мөдире Айгөл Габдрахманова файдалы энтомофаг-бөҗәкләр: златоглазка һәм энкарзия җитештерү цехы белән таныштырды. Файдалы бөҗәкләрнең үсеш цикллары, аларны ачык һәм ябык тирәлектә файдалану үзенчәлекләре турында сөйләде.

Клубта укулар дача сезоны ябылган дәвердә (ноябрьдән апрельгә кадәр) аена 2 мәртәбә дәвам итәчәк. Ул үз эченә лекцияләрне һәм практик дәресләрне алачак.

«Яшел түтәл» бакчачылар клубы Татарстан Республикасы халкы өчен файдалы булыр дип ышанабыз.

Информационно-Технологический Отдел  филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев