Татарстан РФ туристлык-рекреацион зоналары конкурсында беренче урынга күтәрелде
Конкурста биш республика проекты катнаша.
Татарстан Республикасы Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы тавыш бирүдә 1нче урынга чыкты.
Конкурста барлыгы Федерациянең 68 субъектыннан 115 проект катнаша. Алар арасында биш Татарстанныкы да бар: Кама Тамагы («Лобач тавы» һәм «Юрьев мәгарәсе»), «Түбән Кама» милли паркы, Идел-Кама табигый тыюлыгы, «Зәңгәр күл» заказнигы, шулай ук «Балык бистәсе» сәүдә-күңел ачу комплексы (Дәүләт табигый зоология (аучылык) төбәк әһәмиятендәге «Шумбутский» милли паркы).
Ошаган проект өчен тавышны сайтта бирергә мөмкин.
Элегрәк “Татар-информ” МА хәбәр иткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан проектларын хупларга өндәде.
Чыганак: tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев