Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан синоптиклары көчле бозлавык һәм томан хакында кисәтә

Республика территориясендә аномаль җылы һава торышы саклана.

Татарстан синоптиклары янә республикада яшәүчеләрне һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.

Дүшәмбе көнне, 3 февральдә һәм сишәмбе, 4 февральдә, республика юлларында көчле бозлавык барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Моннан тыш, бүген көндез, шулай ук иртәгә төнлә һәм иртән республикада урыны белән томан төшәчәк, дип искәртә метеорологлар.

Тулаем алганда, республика территориясендә атлантик циклоннар үзе белән алып килгән аномаль җылы һава торышы саклана.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны томанның юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч булуы турында искәрткән иде инде.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев