Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Казанда төнлә җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитәргә мөмкин. (Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртәгә, 30 августта, һава шартларының начараюы турында кисәтә. Иртәгә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән яшен һәм төньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк көчле җил көтелә. Шулай ук...
Казанда төнлә җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитәргә мөмкин.
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртәгә, 30 августта, һава шартларының начараюы турында кисәтә.
Иртәгә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән яшен һәм төньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк көчле җил көтелә.
Шулай ук Казанда төнлә җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитәргә мөмкин, дип кисәтә республика синоптиклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев