Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан табиблары буранда өшегән баланың аякларын коткару өчен тырыша

Татарстанда 9 яшьлек малай буранда әбисенә кунакка барган җиреннән адашып, кар көртендә чак кына өшеп үлмәгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 17се төнге 3тә Шырдан станциясе тирәсендә тимер юл буенда адашып йөргән бала турында хәбәр килеп ирешә. Татарстан полицейскийлары һәм тимер...

Татарстанда 9 яшьлек малай буранда әбисенә кунакка барган җиреннән адашып, кар көртендә чак кына өшеп үлмәгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, 17се төнге 3тә Шырдан станциясе тирәсендә тимер юл буенда адашып йөргән бала турында хәбәр килеп ирешә.
Татарстан полицейскийлары һәм тимер юлчылар тимер юл буенча 5 чакрымлап ара уза, әмма баланы тапмый. Берничә сәгать эзләгәннән соң гына, алар бакчачылар ширкәтенә илткән яртылаш кар каплаган эзләрне күреп ала. Әлеге эз буенча барып, кар көртендә ярым өшегән хәлдәге малайны табалар.

Соңыннан ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, малай аңы китәр хәлгә җиткән, аның аяклары бик нык өшегән була. Полицейскийлар аны үз бушлатларына төрә, беренче ярдәм күрсәтә һәм хастаханәгә илтеп сала. Малайны караган табиблар аның аяклары III дәрәҗә өшегәнлеген раслый.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар ачыклаганча, 17 гыйнвар кичендә малай Яшел Үзәннән Албаба станциясе янында гомер итүче икенче әбисенә барырга чыккан, электричкага соңга калганга, җәяүләп сәфәр чыккан булган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев