Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан төбәкләрнең инвестклимат рейтингында икенче урынны алды

Рейтингта беренче урынны Мәскәү били.

Татарстан Республикасы Стратегик инициатива (АСИ) агентлыгының инвестицион климат рейтингында икенче урында урнашты. Бу хакта АСИ башлыгы Светлана Чупшевага сылтама белән ТАСС яза.

Рейтингта беренче урынны традиция буларак Мәскәү яулады. Шулай ук беренче өчлеккә Тула өлкәсе дә кергән, элек ул алтынчы урында иде.

Россия төбәкләрендәге инвестицион климат рейтингын Стратегик инициатива агентлыгы ел саен уздыра. Аның максаты — бизнес һәм иң яхшы практикларны ачыклау өчен уңайлы шартлар тудыруда төбәк хакимияте органнарының еллык казанышларын бәяләү. Административ процедураларның тизлеге һәм җиңеллеге бәя бирү өчен төп параметрлар булып тора. Мәсәлән, төзелешкә рөхсәт бирү, шулай ук шәхси милек хокукын теркәү.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X