Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан укучыларын «Имин юллар» онлайн-олимпиадасында катнашырга чакыралар

Ярыш башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелә.

Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда имин йөрү нигезләрен белүгә Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада "Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты буенча оештырылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы.

«Илкүләм проектны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә Россия төбәкләрендә балалар мәгариф һәм ял итү учреждениеләренә илтүче 1,4 мең юл ремонтланды. Мәктәп һәм балалар бакчалары янындагы юллар куркынычсызрак булуга карамастан, профилактика юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүнең нәтиҗәле коралы булып кала бирә. Һәм балаларда юлларда куркынычсыз тәртип булдыру мөһим бурыч булып тора ", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

"Куркынычсыз юллар" олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Учи.ру мәгариф платформасында узачак. Биремнәрне ярышлар башланган көнне шәхси кабинетта алырга мөмкин булачак.

Биремнәрне олимпиада уздыру чорында теләсә кайсы уңайлы көнне узарга мөмкин. Ярыш кече сыйныф укучылары өчен аңлаешлы һәм кызыклы интерактив белем бирү һәм тест биремнәреннән гыйбарәт.

Йомгак ясаганнан соң онлайн-олимпиадада катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм рәхмәт алачак.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев