Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан җыелмасы WorldSkills Russia чемпионатында беренче урынны яулады

Җыелма команда ярышларда 55 алтын, 47 көмеш һәм 39 бронза медален яулады.

Татарстан Республикасы җыелма командасы "Яшь профессионаллар" VII милли чемпионатның финалында күмәк зачетта беренче урынны яулады. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Рафис Борһанов сүзләренчә, Республика чемпионат вакытында 447,5 балл җыйды. Җыелма команда ярышларда 55 алтын, 47 көмеш һәм 39 бронза медален яулады. Шулай ук, Татарстан хисабында профессионаллык өчен бирелгән 25 медаль бар.

"Мондый нәтиҗәләргә без көчәйтелгән тренировкалар һәм тренерлар штабының оешканлыгы ярдәмендә ирешә алдык. Тренерлар һәрбер компетенциянең заманча тенденцияләрен исәпкә алып, эшне башкарды", - диде Рафис Борһанов. 

Фото: архив tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев