Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан заводларында һәм предприятиеләрендә фитнес-зарядка кертәчәкләр

Республика идеясен Россия Дәүләт Думасы хуплаган.

Татарстан заводларында һәм предприятиеләрендә фитнес-зарядка кертәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров сөйләде.

«Бездә предприятиеләрдә фитнес кертү буенча уртак тәҗрибәләр дә бар. Фитнес паркларда гына түгел, производстволарда да булсын өчен», – диде министр урынбасары.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, җитештерү өлкәсендә зарядка - онытылган, әмма нәтиҗәле иске чара.

«Барысында да бераз скептицизм бар. Тик җитештерү өлкәсендәге гимнастикага килгәндә, бу онытылган, әмма нәтиҗәле иске нәрсә. Үз вакытында төрле производстволар өчен эшләнгән билгеле бер күнегүләр комплексы бар. Бу комплекслар үзләренең кирәклеген исбатладылар», - диде Татарстан вице-премьеры.

Фото: https://pixabay.com | janeb13

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев