Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 13 мең кеше "права"сыннан колак кагарга мөмкин

Татарстанда бурычлары һәм түләнмәгән штрафлары булган 13 меңләп кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Федераль суд приставлары хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, андыйлар исемлеге көн саен тулылана тора. Инде хәбәр ителгәнчә, канун гамәлгә кергәннән соң - 15 гыйнвардан 10 мең сумнан артык бурычы булганнарны йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкинлек туды. "Ә...

Татарстанда бурычлары һәм түләнмәгән штрафлары булган 13 меңләп кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Федераль суд приставлары хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, андыйлар исемлеге көн саен тулылана тора. Инде хәбәр ителгәнчә, канун гамәлгә кергәннән соң - 15 гыйнвардан 10 мең сумнан артык бурычы булганнарны йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкинлек туды.

"Ә "права"сыз руль артына утырган өчен 30 мең сум штраф янавын яки 15 тәүлеккә административ сак астына алыну билгеләнүен онытмаска кирәк", - дип искәртә идарә тармагы.

Интертат.ру


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев