Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 13 яшьлек кыз асылынган

Татарстанда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча органнары тарафыннан 13 яшьлек кызның үз-үзенә кул салу факты буенча тикшерү уздырыла. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, фаҗига Бөгелмә районының бер авылында булган. Башлангыч мәгълүмат буенча, кыз опекага алган ир һәм ике туган абыйлары белән яшәгән,...

Татарстанда Россия Тикшерү комитетының ТР буенча органнары тарафыннан 13 яшьлек кызның үз-үзенә кул салу факты буенча тикшерү уздырыла.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, фаҗига Бөгелмә районының бер авылында булган.

Башлангыч мәгълүмат буенча, кыз опекага алган ир һәм ике туган абыйлары белән яшәгән, 6 нчы сыйныфта укыган. Фаҗига булган көннән алдагы көнне мәктәптән кайткач, ул куяннарны ашатырга барасын әйткән, шуннан соң аны инде исән килеш күрүче булмаган.

"Татар-информ" МАна билгеле булганча, кызны асылынган хәлдә сарайда тапканнар.

Хәзерге вакытта тикшерү органнары тарафыннан фаҗиганең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Тикшерү нәтиҗәсе буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев