Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 17 меңнән артык эшсез бар

10 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 17 525 кеше бар. Республикадагы эшсезләр саны алдагы атна белән чагыштырганда тагын 453 кешегә арткан. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,85 % тәшкил итә. Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 22 587...

10 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 17 525 кеше бар. Республикадагы эшсезләр саны алдагы атна белән чагыштырганда тагын 453 кешегә арткан.

Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,85 % тәшкил итә.

Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 22 587 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 1893 эш урыны ачык дип белдергән.

3-9 февральдә 1206 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 483е хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 51кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев